PDF Google Drive Downloader v1.1


Báo lỗi sự cố

Nội dung text Tatar-Tele-3-Harisov.pdf

ТАТАР ТЕЛЕ Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 3 нче сыйныф Ф. Ф. Харисов, г. Р. шакирова, Р. К.Сәгъдиева, л. К. Хисмәтова КаЗан «МәгаРИФ — ВаКыТ» нәшРИЯТы 2017 Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән
Х33 УДК 373.167.1 : 811.512.145*01 ББК 81.2 Тат я71 Х33 © «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2017 Харисов, Ф. Ф. Татар теле : рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 3 нче с-ф. / Ф. Ф. Харисов, г. Р. шакирова, Р. К. Сәгъдиева, л. К. Хисмәтова : рәссамы л. Хисамова. — Казан : «Мәгариф — Вакыт» нәшр., 2017. — 159 б.: рәс. б-н. ISBN 978-5-905943-22-5 Дәреслек «перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп тө зел де. Ул гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты һәм татар теленнән гомуми белем бирүнең гамәлдәге дәүләт стандарты таләпләренә туры килә. Дәреслек эш дәфтәре һәм укытучылар өчен төзелгән кулланма белән тулы бер комплектны (УМК) тәшкил итә. Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Воспроизведение всей книги или её части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. УДК 373.167.1 : 811.512.145*01 ББК 81.2 Тат я71 ISBN 978-5-905943-22-5 Включен в федеральный перечень учебников, рекомендуемых к использова- нию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования. на учебник получены положительные заключения Ран (научная экспертиза от 15.10.2013 г. No 10106-5215/288, от 3.11.2016 г. No 002405, педагогическая экспертиза от 15.01.2014 г. No 001346, от 3.11.2016 г. No 002435), РаО (педаго- гическая от 19.02.2015 г. No 486), РКС (общественная экспертиза от 10.02.2014 г. No 853, от 1.04.2015 г. No 636) и Министерства образования и науки РТ (этнокуль- турная и региональная экспертиза от 10.02.2014 г. No 1865/14-46). Сертификат соответствия No РОСС RU.аВ86.H08008
3 шаРТлы БИлгеләР Фәрит абый алсу Булат Руслан Хәтереңдә калдыр! Катлаулы биремнәр өстәмә биремнәр Иҗади тәнәфес Дәреслек Эш дәфтәре «Татарча-русча сүзлек» белән эш «Русча-татарча сүзлек» белән эш «Дөрес әйт һәм дөрес яз!» сүзлеге белән эш «аңлатмалы сүзлек» белән эш Мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, сана- мышлар, мәзәкләр һәм тизәйткечләр Башваткычлар, ребуслар, шарадалар
4 Яңа уку елы котлы булсын! 1. Укы. Туган тел Туган тел ул — Ничә гасыр Бездән элек туган тел, Безгә кирәк булачагын Алдан белеп туган тел. Туган тел ул — Бездән соң да Яшәр өчен туган тел. Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел. Зиннур Насыйбуллин Туган тел турында сөйләшүне дәвам итегез.
2. Диалогны рольләргә бүленеп укыгыз. Сөйләшү — Укучылар, без Зиннур Насыйбуллинның «Туган тел» шигыре белән таныштык. нинди мәгънәле шигырь! Без быел да туган телебезне — татар телен өйрәнүне дәвам итәрбез. Әйтегез әле, узган ел безгә кемнәр ярдәм иткән иде? — Фәрит абый, Алсу, Булат һәм Руслан. — Ә күгәрчен мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, сана- мышлар, тизәйткечләр һәм мәзәкләр белән таныштырды. — Сезгә узган елгы дусларыбыз ошадымы соң? — Бик ошадылар, без алар белән дуслаштык. Алар безнең яраткан ярдәмчеләребез булдылар. — Фәрит абый кагыйдәләр белән таныштырды, Алсу белән Булат төрле кызыклы сораулар бирделәр, ә Рус- лан авыр сүзләрне истә калдырырга булышты. — Быел да туган телебезне тырышып һәм яратып өйрәнербез. Аның яңа кагыйдәләрен истә калдырырбыз, халык авыз иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез. — Бик яхшы, укучылар! Без сезнең белән 2 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшереп үтәрбез.

Tài liệu liên quan

x
Báo cáo lỗi download
Nội dung báo cáo



Chất lượng file Download bị lỗi:
Họ tên:
Email:
Bình luận
Trong quá trình tải gặp lỗi, sự cố,.. hoặc có thắc mắc gì vui lòng để lại bình luận dưới đây. Xin cảm ơn.